Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары 13 мартка каршы төндә Россиянең 6 төбәге өстендә 77 Украина пилотсыз очкычын юк иткән, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы. Брянск өлкәсе өстендә 30 дрон бәреп төшергәннәр, Калуга өлкәсендә – 25, Курск һәм Воронеж өлкәләре өстендә алтышар пилотсыз очкыч, шулай ук Ростов һәм Белгород өлкәләре өстендә бишәр дронны юк иткәннәр.
Дрон төшкәндә, Калуга өлкәсенең Дзержинск районында сәнәгать предприятиесенең техник бинасы яна башлаган, бер хезмәткәр җиңелчә җәрәхәт алган, дип хәбәр иткән төбәк губернаторы Владислав Шапша.
Ростов өлкәсендә Калининский хуторында пилотсыз очкыч төшкән урында сәнәгать объекты территориясендә янгын чыккан, дип хәбәр иткән Юр төбәге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Слюсарь.
Воронеж өлкәсендә пилотсыз очкыч инфраструктура объектларының берсен зарарлаган, шуннан соң янгын чыккан. Ул оператив рәвештә сүндерелде. Зыян күрүчеләр юк. Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында хәбәр итмәде.
Белгород өлкәсе башлыгы әлегә төнге һөҗүмне шәрехләмәде.