«Бүген төнлә булган хәл бөтен Кырым өчен фаҗига»: ярымутрауга табигать зыян сала
Кырымда начар һава торышы аркасында килгән зыян бик зур, диде республика башлыгы киңәшчесе Олег Крючков «Россия 24» телеканалы эфирында. Бу хакта РИА Новости яза.
«Хәзер без килгән зыянны исәплибез, әмма зыян бик зур. Кырымда мондый штормның беркайчан да булганы юк. Моңа охшаш хәл 2007 елда Керчьта булды, тик бүген төнлә булган хәл – бөтен Кырым өчен фаҗига, чөнки масштаблары бик зур», – дигән телеканал әңгәмәдәше.
Сергей Аксенов киңәшчесе 1 кешенең һәлак булуын да әйткән.
«1 кеше һәлак булды, бу – Судак янындагы Морское авылыннан булырга тиеш, анда юлларны агызып алып китте. Кеше дулкыннар карарга килгән булган, тик фаҗигале һәлак булды», – дигән Крючков.
Севастополь губернаторы Михаил Развожаев хәбәр иткәнчә, җирле музей-аквариумда залны су баскан, 500дән күбрәк диңгез хайваны вафат. Моннан тыш, шәһәрдә шторм вакытында 3 кеше имгәнгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Евпаториядә 7 кеше зыян күргән, аларның икесен хастаханәгә алып киткәннәр, хәлләре уртача авырлыкта, дип бәяләнә. Шәһәрдән һәм Саки районыннан 311 кешене, шул исәптән 43 баланы эвакуацияләгәннәр.
Кырымда барлыгы 400 мең кеше утсыз калган. Берничә муниципаль берәмлектә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән.
Урта диңгез циклоны Кырымга штромлы һава торышы алып килде, коеп яңгыр яуды, секундына 40 метр тизлектә җил исеп, ураган булды. Авылларның бер өлеше электр энергиясез калган, күпләп агачлар ауган, газ үткәргечләргә зыян килгән, диңгездә көчле шторм, Евпаториянең яр буе районнары дулкыннар су белән тутыра. Республикада оператив штаб оештырылды, су баскан йортлардан кешеләрне эвакуациялиләр. Саки – Евпатория трассасын япканнар һәм урау юл ясаганнар. Дүшәмбе көнне Севастопольдә – социаль өлкә хезмәткәрләре өчен, ә Кырым республикасында бөтен кеше өчен дә эшләми торган көн буларак игълан ителгән.