19 ноябрьдә Татарстанда кар, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы буран көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан искән җил тизлеге секундына 7–12 метр, урыны белән 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..−5 градус, көндез максималь температура 0..+3 градус булачак, диелә хәбәрдә.