Татарстанда көчле җил, яшен һәм яңгыр сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ хәбәр итте.
Көн ахырына кадәр Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар, җил 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с ка кадәр көчәю, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә.
Һава торышы начараюы сәбәпле, Татарстан халкына, бик кирәк булмаган очракта, торак пунктлардан читкә чыкмаска, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.
Җил көчәйгәндә пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне ныклап ябарга кирәк.
Кешеләргә йорт кәрнизләре, реклама такталары, агачлар янында тормаска һәм машиналарны да шунда куймаска киңәш ителә.
Җилдән зыян күрмәс өчен, бина эченә кереп качу хәерле, диелә хәбәрдә.