Татарстанда бүген 3 янгын булган. Янгыннарда барысы 5 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төнлә Яшел Үзәндә 2 бүлмәле фатир янган. 6 квадрат метр мәйданлы йокы бүлмәсендә барлык әйберләр һәм җиһазлар янып беткән. Шунда ук 59 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Тикшерү фаразы буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Бүген көндез Питрәч районының Шәле авылына да кайгы килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары яна торган булган. Көл өемендә 85 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат гәүдәләрен тапканнар. Тагын бер 59 яшьлек хатын-кызның куллары пешкән, әмма ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Фаразлар буенча, янгын электр чыбыгыннан чыккан.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Өченче янгын бүген Казанда була. 10 катлы йортның 5 нче катындагы фатирдан төтен чыга башлаган. Ике бүлмәле «хрущевка»да әйберләр һәм җиһазлар янып беткән. Янгын сүндерүчеләр 2 кешене тапкан – 60 яшьлек ир-ат һәм 69 яшьлек хатын-кыз. Табиблар аларны реанимацияләргә тырышкан, әмма соңрак үлемне раслаганнар. Тикшерү фаразы буенча, янгын сәбәбе тәмәке белән саксыз куллану аркасында булырга мөмкин.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы