news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган

news_top
Бүген Татарстанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган
видеодан скриншот

Бүген 13.30 сәг тирәсендә Тукай районында авариядә 2 кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига М-12 трассасында була. Якынча белешмә буенча, 39 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада» машинасы имин тизлек сайламый һәм үзе белән бер якка таба бара торган «КамАЗ» йөк машинасына бәрелә.

Җиңел машина пассажиры юлның автомобильләр йөри торган өлешенә очып чыга. «Лада» йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук һәлак була. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар