28 июль кичендә, төнлә һәм көндез Татарстанда (шул исәптән Казанда) яшенле яңгыр, секундына 18–23 метр тизлектә көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Начар һава шартлары сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына ышыкланмаска киңәш итә.
«Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәгеләргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләрнең телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.