news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанда кар, буран, бозлавык көтелә

news_top
Бүген Татарстанда кар, буран, бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, елның беренче эш көнендә, Татарстанда урыны белән кар явуы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы -8.. -13 градус, көндез -3.. -8 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре фаразлана. Сак булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар