![Бүген Татарстанда фаҗига: Авариядә биш кеше үлгән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/20/8c223ea2b792ab2a85f44078bb0e3bca.jpg)
Аксубай – Емелькино юлында авариядә 5 кеше һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Фаҗига бүген 12.07 сәгатьтә Аксубай – Емелькино юлының 23нче километрында була. Биредә «ВАЗ-2115» һәм «Лада Приора» бәрелешә.
«ВАЗ» белән – 44 яшьлек ир-ат, «Лада» белән 69 яшьлек ир-ат идарә итә.
Якынча белешмә буенча, «ВАЗ» каршы як полосага чыга һәм «Лада»га бәрелә.
2 йөртүче дә, 3 пассажир да һәлак була.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аеруча каршы як полосага чыгу, җитди куркыныч тудыруын искәртә.
Татарстан прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, урынга Аксубай районы прокуроры вазифаларын башкаручы Лариса Горожанкина барган. Тикшерү оештырылган. Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.