24 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез бераз һәм уртача күләмдә кар, юеш кар явуы фаразлана. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка юнәлешен үзгәртәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән 15–18 метрга кадәр җитәчәк.
Көндез һава температурасы -2 градустан +1 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк.