news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанда буран көтелә

news_top
Бүген Татарстанда буран көтелә
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Гидрометеорология үзәге 1 февральдә төнлә һәм көндез начар һава торышы көтелү турында кисәтте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән көчле кар һәм буран фаразлана. Күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр начараячак. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

Машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуларын һәм юлларга чыкканда һава торышы шартларын исәпкә алуларын сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Буран» планы игълан ителде. План 2 февральнең төнге 00:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар