news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанда 6 градуска кадәр җылытачак

news_top
Бүген Татарстанда 6 градуска кадәр җылытачак
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 12 мартта, Татарстанда һава температурасы күтәрелүен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, аның тизлеге 13 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү ихтимал.

Төнлә һава температурасы -1, -6 градус булса, көндез төбәктә +1, +6 градуска кадәр җылытачак (ТР башкаласында +2..+4 градус), дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар