Бүген, 17 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы булыр, дип көтелә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, урыны белән тизлек секундына 13 метрга җитәчәк.
Төнлә температура +12...+17 градуска кадәр күтәрелде. Көндез һава +27...+32 градуска кадәр җылыначак.
Казанда да явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге – 4-9 м/с. Башкалада көндез максималь температура +28... + 30 градус булачак.