22 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстанда җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк, көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр күтәрелә.
Казанда көндез аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемсез. Иртән урыны белән томан көтелә. Көньяк, көньяк-көнчыгыш җиле секундына 5–10 метр тизлек белән исәчәк. Көндез һава +23...+25 градуска кадәр җылыначак, диелә хәбәрдә.