Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда антициклон китергән аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада кабат болытлы һәм аязучан һава торышы көтелә. Зур явым-төшемнәр фаразланмый.
Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез аның тизлеге кайвакыт секундына 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу Казанда да көтелә.
Җылы төннән соң (5–10 градус җылы) көндез төбәк буенча һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстан башкаласында термометр баганалары +19..+21 градусны күрсәтәчәк.
Кичә Казанда һава температурасы +22,3 градуска җиткән. Нәтиҗәдә, 130 ел элек теркәлгән температура рекорды яңартылган.