news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанда 23 градуска кадәр җылытачак

news_top

Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Иртән кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, төнлә төшкән томан сакланачак.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–9 метрдан артмаячак.

Татарстанда көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак. Республика башкаласында +19..+21 градус булыр, дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар