«Бүген тарих янә кабатлана»: Миңнеханов сугыш ветераннарын ничек котлады
Татарстан иртәгә төп бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көнен каршылый. Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачты һәм ветераннар белән очрашты.

Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов әлеге датаның әһәмиятен ассызыклады.
«Җиңү көне - илебез тарихында кадерле, яраткан, бөек бәйрәм. 9 Май - халкыбызның батырлыгы һәм рухи ныклыгы символы, һәрберебез өчен изге бәйрәм. Бу көнне без җиңүчеләр буынын, шул исәптән Татарстан улларын һәм кызларын, җиребезне азат итү өчен үз гомерләре белән түләүчеләрне, тылда бөек җиңү өчен көрәшүчеләрне рәхмәт белән искә алабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта фронтовикларның хатлары, фотосурәтләре һәм истәлекләре белән документаль фильм күрсәтелде. Күп кенә кадрлар залдагы кешеләрдә чын хисләр уятты: тарих турында сугыш елларын кичергән ветераннар үзләре сөйләде.
«Ватанны саклаучылар елында без Бөек Җиңү тарихи мирасының мөһимлеген аеруча нык аңлыйбыз. Тиңдәшсез батырлык, җиңүчеләр буынының какшамас рухи көче - һәрберебезнең төп кыйммәтләр ориентиры. Бүген, ил өчен авыр вакытта, без махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен берләштек. Геройларыбызның батырлыгы, Ватанга тугрылыгы бездә чиксез рәхмәт хисләре уята», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Оештыру комитеты әгъзалары Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, ә соңыннан юбилей чаралары программасы буенча фикер алыштылар – күргәзмәләрдән һәм мәктәп проектларыннан алып архивлар һәм мемориаль урыннар белән эшләүгә кадәр.

Фото: © rais.tatarstan.ru
«Бүген тарих кабатлана, әмма без яңадан бердәмлек үрнәген күрсәтәбез»
«Хат юлларында илебезнең тарихы яшеренгән», — диде Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, генерал-майор Фатыйх Булатовның 1943 елның сентябрендә язган хатына аңлатма биреп. Бөгелмә өязенең Түбән Сукаеш авылында туып үскән егет тыныч халыкны фашистлардан азат итү мизгелләре белән уртаклаша. Бүген, Габдрахманова сүзләренчә, мондый документлар сугыш турындагы тарихи дөреслекне саклауның төп чыганагы булып тора.
«Кадерлеләрем, сезгә зур кайнар сәлам юллыйм һәм бәхетле тормыш телим! Иң кызу вакытта, безнең сугышчылар һәм офицерлар немецларны кырып бетергән һәм тыныч халыкны коллыктан азат иткән мизгелдә язам. Зурлар шатлыктан елыйлар. Балалар «Безнекеләр килде» дип кычкыралар. Һәркайда «Азат итүегез өчен рәхмәт» дип кычкыралар. Ә сездән хат юк. Бик кызганыч. Көн-төн көтәм. Хуш. Барыгызны да каты итеп үбәм. Сезнең әтиегез», - дип язган Булатов.
Габдрахманова искәрткәнчә, ТАССРга берничә предприятие эвакуацияләнгән. Республика беренче айларда 250 меңнән артык күчеп килүчене кабул иткән, шуларның 30 меңнән артыгы – балалар.
Казанга, мәсәлән, 16 нчы Воронеж мотор заводы, 82 нче Мәскәү мотор заводы һәм 219 нчы Мәскәү агрегат-мотор заводы производстволарын күчерәләр. Берләшкән предприятие «Завод №16» исемен ала. Конструктор Валентин Глушко җитәкчелегендә махсус конструкторлык бюросында илебезнең беренче РТ-1 сыекча реактив двигателе булдырыла. Хәзер ул Казан моторлар төзү производство берләшмәсе (КМПО).
Казанга Мәскәүнең 2 нче авиация заводы да эвакуацияләнә, производствоны Серго Орджоникидзе исемендәге 124 нче завод территориясендә урнаштыралар. 1941 елның декабрендә предприятие яңа исем ала - Казанның С.П. Горбунов исемендәге 22 нче авиация заводы дип атала. Сугыш елларында биредә атаклы пикировкалаучы Пе-2 бомбардировщиклары җитештерелгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстан интеллигенция вәкилләрен дә кабул итә - 2 меңнән артык язучы һәм аларның гаиләләрен Чистайга эвакуациялиләр, алар анда илебез әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр өстендә эшли. Алабугага лаборатор җиһазлар һәм фәнни кадрлар белән Ленинград дәүләт университеты күченә. Тәтештә СССР Фәннәр Академиясенең эвакуацияләнгән хезмәткәрләре һәм аларның балалары урнаша - архивларда 227 исемнән торган исемлек сакланган.
Бөтен республика җиңү өчен эшли: халык фронтка ярдәм җибәрә, азат ителгән территорияләрне, шул исәптән Орел өлкәсен һәм Сталинградны торгызырга булыша.
«Ул вакыттагы кебек үк, бүген дә Татарстан авырлыкларны җиңә һәм инфраструктураны торгыза. Тарих кабатлана, һәм без тагын бердәмлек үрнәге күрсәтәбез», - ди Гөлнара Габдрахманова.

Фото: © zelenodolsk.tatarstan.ru
Яшел Үзән Җиңүнең 80 еллыгын «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме белән каршылый
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә Яшел Үзән зур өлеш кертә, быел ул «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды — тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2025 елның гыйнварында кул куйды. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында Яшел үзәнлеләрнең сугыш вакытында фронтка ничек ярдәм итүләре турында сөйләде.
Шәһәрдән фронтка барлыгы 34 мең кеше китә, 13 меңе әйләнеп кайтмый. Шәһәрдә туган унҗиде кеше Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары була. Тылда 12 оборона предприятиесе эшли. Аларның өчесе - Серго, Горький исемендәге заводлар һәм агач эшкәртү комбинаты – хезмәт батырлыгы предприятиеләре дип таныла. Бу вакыйгалар турында истәлек бүген дә саклана - ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә быелдан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» муниципаль бүләге тапшырыла.
Хәзер районда нибары дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши: 100 яшьлек Әхәт Латыйпов, 98 яшьлек Николай Левагин, Борхан Гайнетдинов һәм Михаил Балахонов.
Яшел Үзән үзәгендә, шәһәр күле янында, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштырырга ниятлиләр.
Җиңү көненә шәһәрнең Җиңү паркы ремонтланган. Анда юллар, керү зонасы яңартылган, аллея киңәйтелгән. Реконструкциядән соң мәдәни-тарихи мирас музее ачылуга әзерләнә, ул парк һәм стела белән бердәм маршрутка керәчәк.
Җиңү көне уңаеннан Яшел Үзәндә укучылар, курсантлар һәм көрәшчеләр катнашында парад узачак, ә «Җырлаучы май» фестивале мең тавышлы хор белән «Җиңү көне» җырын башкару белән тәмамланачак.
ЗАГС идарәсе Миңнехановка «Мәхәббәт кайда җиңә» фотокүргәзмәсен тәкъдим итте
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы алдыннан «Мәхәббәт кайда җиңә» фотокүргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү чарасын ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үткәрде.

Фото: © rais.tatarstan.ru
Республика Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе инициативасы белән оештырылган проект 53 фронтовикның гаилә тарихын ача.
Экспозиция архив фотолары һәм документлар урын алган 45 стендтан тора. Аның геройлары арасында Тукай районыннан Советлар Союзы Герое Николай Якупов һәм Ленин ордены ияләре: Саба районыннан Мөхәммәт Закиров һәм Әтнә районыннан Фәйзи Галиев тә бар.
Проектта катнашучы 14 ветеранга бүгенге көндә 99 яшьтән 104 яшькә кадәр.
Проектта иң зурысы - фронтовик Котдус Мөлеков династиясе, аның нәселендә 139 кеше исәпләнә. Аның 8 баласы, 47 оныгы, 84 оныкчыгы бар. Гаилә 139 кешедән тора.
ЗАГС хезмәткәрләре һәр районда фронтовикларның балалары һәм оныклары белән аралаша, аларның гаиләләренә бара, архив мәгълүматларын эзли, хатларны өйрәнә, гаилә альбомнарындагы ветераннарның фотоларын сканерлый.

Фото: © rais.tatarstan.ru
Рөстәм Миңнеханов ветераннарга чиксез кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә кушты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүгә һәм республикада истәлекле чаралар оештыруга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирде.
Ул ветераннарга аерым игътибар бирергә өндәде һәм аларга «чиксез кайгыртучанлык, игътибар» күрсәтелергә тиешлеген искәртте. Шулай ук Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгына багышланган массакүләм чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты.
«Моннан тыш, муниципаль берәмлек тарафыннан хәрбиләрнең каберләрен һәм алар җирләнгән урыннарны даими контрольгә алырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы темасын гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм ветераннар, аларның язмышлары һәм сугышчан юллары турында мөмкин кадәр киңрәк сөйләргә кушты.
«Бездә архив материаллары күп, әмма аларны өлкән буыннар да сирәк күрә», - диде ул.
Республика җитәкчесе оештыру комитетына, муниципалитетларга һәм хакимият органнарына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
«Республикада мондый чаралар күп һәм алар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш», - дип белдерде ул.
«Киләчәк буыннарга ата-бабаларыбыз турындагы истәлекне саклау һәм тапшыру мөһим»
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Яшьләр» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Фатих Кәрим иҗаты – тормышка һәм Ватанга мәхәббәтнең якты үрнәге.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатих Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатих Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл - җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», – дип сәламләде хәтер тантанасына җыелган халыкны Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, шагыйрь, хәрби офицер Фатих Кәрим 1942 елның февраленнән фронтның алгы сызыгында сугышкан, Мәскәү өлкәсеннән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр юл үткән. Ул I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, башка бүләкләр белән дә билгеләнә. Бу вакытта аның шигырьләре фронт газеталарында басылып чыга, әсәрләре халык мәхәббәтенә ия була.

Фото: © rais.tatarstan.ru
«Тарихи дөреслекне саклау мөһим»
Бүген шулай ук Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Рөстәм Миңнеханов фронтовикларны, тыл хезмәтчәннәрен һәм Казан гарнизоны хәрбиләрен сәламләде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 80 елдан соң да Бөек Җиңү турында истәлекләр, югалтулар ачысы һәм рәхмәт хисе әле дә һәр гаиләдә яши. Солдатларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакярьлеге ил тарихына мәңгегә язылган. Бүген аларның батырлыгын махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.
«Сезнең күзләрегез онытып булмаслык вакыйгаларны күрде. Сез ут аша бардыгыз, сугышчан иптәшләрегезне югалттыгыз, ләкин сынмадыгыз. Сезнең хезмәтегездән башка, сезнең «Барысы да җиңү өчен»нән башка бу Җиңү булмас иде. Сез җиңү сугышта гына түгел, ә ышаныч, хезмәт сөючәнлек, бердәмлектә дә туа икәнен исбатладыгыз», – диде Миңнеханов.

Фото: © rais.tatarstan.ru
Ул шулай ук, хәзерге буыннар өчен иң мөһим бурычларның берсе – сугыш вакыйгалары турында тарихи дөреслекне саклау, шулай ук яшьләргә патриотизм һәм үзара ярдәмләшү кыйммәтләрен тапшыру икәнлеген әйтте.
«Бүгенге көндә махсус хәрби операциянең алгы сызыгында - үз иленең чын патриотлары, намус һәм батырлык кешеләре. <...> Бу юбилей елында һәм игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында без җиңүчеләр буынын хөрмәтлибез. Сезнең көчегез һәм зирәклегегез безгә һәрвакыт таяныч булсын, ә безнең рәхмәтебез чиксез», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Александра Давыдова