Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген танылган рэп-башкаручы Нурминскийның туе

news_top_970_100
Бүген танылган рэп-башкаручы Нурминскийның туе

Бүген танылган рэп-башкаручы Альберт Нурминскийның туе. Артистның кәләше – Казанда танылган фотограф Алсу Хәйруллина (социаль челтәрләрдә үзен инде Шәрәфетдинова дип яза). Яшьләр моннан 1 ай элек никахлашкан иде.

Мәҗлесне иң популяр тамадаларның берсе булган Газинур Фәйзуллин алып бара. Язылышу тантанасы күчмә рәвештә узган, аннан соң бәйрәм ресторанда дәвам иткән. Туйда татар эстрадасы йолдызларыннан Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Миләүшә һәм Данир Сабировлар бар. Бәйрәмнән беренче кадрлар һәм видеолар белән дә алар уртаклаша.

Бу – Нурминскийның икенче никахы. Рэпер 2022 елда бер тапкыр өйләнгән иде инде. Гаилә мөнәсәбәтләре барып чыкмаган, күрәсең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100