Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүген шушы кардәшебезне озатабыз, ә иртәгә кем китә икәнен белмибез»

news_top_970_100
«Бүген шушы кардәшебезне озатабыз, ә иртәгә кем китә икәнен белмибез»

Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Питрәксе (Петрякс) авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек Камил Хәммәт улы Алимовны соңгы юлга озатканнар. Ул соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән. 

«Ул 2022 елның октябреннән Украина җирлегендә Россия ихтыяҗын яклаган. Кызганычка, 16 майда аның гомере өзелә. Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз!» – дип яза «Туган як» газетасы.

Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасимендә авыл имамы чыгыш ясаган.

«Халкыбыз бердәмлектә булсын дип, безнең кардәшебез гомерен куйды. Аллаһның рәхмәтендә булсын дип, догаларыбызны кылырбыз. Мөхтәрәм җәмәгать, барчабыз да бу дөнья фани икәнен беләбез – гомеребезнең нәрсә өчен яратылганын барыбыз да белергә тиешбез. Бүген шушы кардәшебезне озатабыз, ә иртәгә кем китә икәнен белмибез.

Без үзебезнең гыйбадәтләребезне кылып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып гомеребезне үткәрергә тиеш. Бу кардәшебезне барыбыз да белә идек. Шәһәрдә торса да, авылны, әби-бабасының, әти-әнисенең йортын сөйде. Үзенең гыйбадәтләре белән шушы көнгә килеп җитте. Без үзебезнең хата-кимчелекләребезне белеп бетермибез, шуңа күрә бу дөньяда бәхил булырга кирәк. Һәм шушы бәхиллек белән без үзебезне җәннәткә якынайтырбыз. Бәхиллик!» – дип чыгыш ясый имам. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100