news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Стәрлетамак урамында сөйгән кызын яклаган яшь егетне үтергәннәр

news_top

Стәрлетамак шәһәрендә 22 яшьлек егетне үтергәннәр. Бу турыда «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте. Фаҗига бүген иртән Артем урамында булган.

Якынча белешмә буенча, егет сөйгән кызын яклаганда һәлак була. Ул яшь егетләр белән очрашуга килә. Бер мизгелдә аларның берсе пычак ала һәм 22 яшьлек егетне чәнчи. Яраланган егет урында ук үлә. Үтерүдә шикләнелүче тоткарлануы да билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар