10 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә Самара шәһәренең Тарихи мәчетендә (Алексей Толстой урамы, 61) Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин лекция укый. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Чарага керү ирекле. Оештыручылар катнашучыларны мәчеткә йөрү кагыйдәләренә туры килгән киемнән килергә чакыра, диелә хәбәрдә.