news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Шәгъбан ае башлана: кайсы көннәрдә ураза тотарга һәм нинди гыйбадәтләр кылырга

news_top
Бүген Шәгъбан ае башлана: кайсы көннәрдә ураза тотарга һәм нинди гыйбадәтләр кылырга
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 19 гыйнварда, кояш батканнан соң, мөселман календаре буенча Шәгъбан ае башлана. Шәгъбан – ай календаре буенча сигезенчесе, мөселманнар өчен мөбарәк булган өч айның берсе. Ул Рәҗәб аеннан соң килеп, изге Рамазан аена якынлашуны искәртә, аңа рухи яктан әзерли.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Рәҗәб ул – Аллаһы Тәгаләнең ае, Шәгъбан – минем ай, Рамазан – өммәтемнең ае!»

Мөселманнар Шәгъбан аенда ураза тотарга, күп изгелекләр кылырга һәм догалар укырга тырышалар. Шәгъбан аенда изге кичә бар – Бәраәт кичәсе. Бу айның 15 нче кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган кич, диелә Татарстан Диния нәзарәте сайтында. Быел Бәраәт кичәсе 2 февральдән 3 февральгә каршы төнгә туры килә.

Быел Шәгъбан 18 февральдә тәмамлана. Бу айда мөселманнар организмны Рамазан аенда фарыз ураза тотарга әзерли башлый. Шуңа күрә Шәгъбанда ураза тоту кирәкле гамәл санала.

Телдә ураза (әс-саум) нәрсәдән дә булса тыелып торуны, ә Шәригатьтә – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен таңнан алып кояш батканчыга кадәр ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуны аңлата.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм хатыны Гайшә радыяллаһү ганһүмә әйткән: «Мин Аллаһ Илчесенең, Рамазаннан кала, башка бер айда да тоташ ураза тотканын күрмәдем. Мин аның Шәгъбан аендагыдан күбрәк ураза тотканын да күрмәдем». (Бохари, Мөслим)

Мөселманнарга да, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм үрнәгенә ияреп, Шәгъбан аенда ураза тоту хәерле, ләкин ай буена түгел, билгеле бер көннәрдә.

Беренчедән, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту хәерле. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм, Рамазан аеннан кала, нәкъ менә шушы көннәрдә ураза тоткан. Икенчедән, Шәгъбан аеның 13, 14 һәм 15 нче көннәрендә ураза тоту хәерле, алар быел 1, 2 һәм 3 февральгә туры килә. Шәгъбан аеның соңгы көнендә ураза тотмыйлар, диелә «Татар-информ» язмасында.

Шулай ук бу айда изге гамәлләр кылырга тырышырга кирәк. Бу – нәфел намазлары, Коръән уку, Аллаһы Тәгаләне зекер итү, мохтаҗларга ярдәм итү, садака бирү, гаиләң белән күбрәк булу.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кешеләр Рәҗәб белән Рамазан арасындагы айны бәяләп бетерми. Бу ай дәвамында кешенең гамәлләре Аллаһка ирешә». (Нәсаи, Әхмәд)

Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыккан бер вәгазьдә Шәгъбан аенда ураза тоту тәртибе аңлатыла.

«Бу айда иң яхшы гамәлләрнең берсе булып ураза тоту санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әлеге айда һәрвакытта да ураза тоткан.

Госман ибн Зәит җиткергәнчә: «Аллаһының Илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәрдән салләллаһү галәйһи вә сәлләм сорадым: «Йа, Расүлулаһ, синең Шәгъбан аеннан да күбрәк ураза тотканыңны күргәнем юк?»

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм җавап бирде:

«Бу ай – Рәҗәп һәм Рамазан арасында, еш кына бу хакта кешеләр оныта. Бу айда бөтен гамәлләр дә Аллаһы Тәгаләгә күтәрелә. Гамәлләрем күккә ашканда, мин уразада булырга телим».

Шуңа да әлеге айны ураза тотып һәм гыйбадәттә үткәрүебез Аллаһыга һәм аның Илчесенә саләллаһү галәйһи вә сәлләм булган мәхәббәтебезне күрсәтә. Шәгъбән аенда изге гамәлләр кылып, ураза тотып, сөннәтебезгә тугрылыклы булуыбызны күрсәтәбез, шуның белән исә ахирәт көненә үзебезгә зур бүләкләү әзерлибез.

«Шәгъбән ае, ди сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм, тәмуг утыннан саклый. Минем белән очрашырга теләге булган һәркем кимендә өч көн булса да ураза тотсын».

Шулай да Рамазан уразасы алдыннан ял итү, Рамазанның фарыз уразасы нәфел уразалардан аерылсын өчен, Шәгъбән аеның икенче яртысында ураза тотмаска киңәш ителә, диелә бу текстта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар