Бүген Байлар Сабасында махсус операциядә һәлак булган Ленар Юнысовны соңгы юлга озаттылар.
Гаиләсе белән яшәп, 3 бала үстергән Ленар Юнысов, үзе теләп, махсус хәрби операциягә китә. «Чит ил гаскәрләре белән бәрелештә батырларга һәлак була», – дип хәбәр итә «Саба дулкыннары» төркеме.
«Ул Ватан боерыгын ахырына кадәр намуслы үтәде. Ул Ватаныбызның һәм үз мәнфәгатьләрен яклады. Ленар Юнысовичны соңгы юлга озатырга Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин,Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби коммисар Фәнис Закиров килде. Алар батыр Юнысов турында җылы фикерләр әйтеп, әти-әниләренә,туганнарына сабырлык теләделәр», – диелгән хәбәрдә.
Матәм чарасында Ленар Юнысовны 1 минутлык тынлык белән искә алганнар. «Тормыш иптәше Ләйсән, классташы Айдар аның намуслы, көчле, кешелекле булуы хакында сөйләде», – диелә хәбәрдә.
«Эх, абыем. Бик авыр. Урының оҗмахта булсын, абыем», «Урының оҗмахта булсын, Ленар. Якыннарына сабырлык», – дип язганнар төркемдә.
Бүген Олы Арташ авыл җирлеге халкы махсус хәрби операциядә һәлак булган Илфар Галимҗанов белән бәхилләште, дип хәбәр итте бүген үк «ВКонтаке»дагы «Саба дулкыннары» төркеме.
«Илфар Илфат улы намуслы һәм Ватанга тугры кеше үрнәге булып калачак. Сүзләр белән генә йөрәктәге куркыныч яраны дәвалау мөмкин түгел. Ләкин аның турындагы якты хатирәләр аның намуслы һәм лаеклы яшәгәнлеге турында сөйли», – диелә хәбәрдә.
«Бөтен район бу авыр минутларда бергә, һәм без аны мәңге истә тотачакбыз! Егетләребез авыр сугыш барган урыннарда илебезнең рәхәт, тыныч яшәве өчен башларын салалар. Мәңгелек Дан аларга. Алар – безнең чор Геройлары», – диелә хәбәрдә.
Илфар үзе туып-үскән Олы Арташ авылы зиратына җирләнгән.
«Илфат һәм Эльмира, тирән кайгыгызны уртаклашабыз, Илфарның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Сезгә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен», «Фирдәвес җәннәтләрендә булсын. Амин», «Илфат, Эльмира, Аллаһ Тәгалә сезгә сабырлык бирсен, улыгызның урыны оҗмах түрләрендә булсын, авыр туфрагы җиңел булсын», – дип комментарийлар язганнар.