news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасын игълан итәчәк

news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, 28 сентябрьдә, Татарстан Республикасының эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чара VII чакырылыш парламентның 23нче утырышы кысаларында узачак.

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак, ул 10 сәгатьтә башланачак. Узган еллардагы кебек үк, Миңнехановның чыгышы радио һәм телевидение аша туры эфирда трансляцияләнә.

Чарага Татарстандагы хакимиятнең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәләре вәкилләре, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр һәм республикадагы барлык муниципаль берәмлекләр вәкилләре чакырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар