Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында уза.
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уза.
Бирегә Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре җыела. Барлыгы 670 кеше чакырылган.