Бүген Россия белән Украина арасында сөйләшүләрнең чираттагы раунды көтелә – РИА Новости
Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләрнең чираттагы раунды бүген кич булыр, дип көтелә. Бу турыда РИА Новости үзенең Төркиядәге чыганагына сылтама белән хәбәр итә.
«Россия Федерациясе һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр чәршәмбе Чиаган сараенда 19.00 сәгатьтә (Мәскәү буенча) булыр, дип көтелә. Ләкин бу – соңгы мәгълүмат түгел: көне һәм сәгате төгәлләштерелә», – дигән агентлык чыганагы.
Аның сүзләренчә, очрашу урыны сыйдырышлылыкка һәм якларның фикеренә карап сайлана. Бу турыда «Татар-информ» яза.