Бүген Россия – АСЕАН саммитының төп чаралары «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков элегрәк шул хакта хәбәр иткән иде.
Иртән Россия Президенты Владимир Путин форумда катнашучы илләрнең делегация башлыкларын каршы ала. Шуннан соң лидерлар бергәләп фотога төшә.
Пленар утырыш көннең төп вакыйгасы булыр дип көтелә, аны саммит рәистәшләре – Россия Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Президенты Фердинанд Маркос ачып җибәрә. Ачык өлештән соң фикер алышу ябык форматта дәвам итәчәк.
Алга таба программада делегация башлыкларының эшлекле иртәнге ашы каралган, аның барышында Евразиядәге интеграцион процесслар мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә.
Моннан тыш, 16-19 июньдә Казанның Уникаль осталык үзәгендә саммитка багышланган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе уза. Анда республиканың әйдәп баручы предприятиеләре продукциясе һәм технологик эшләнмә үрнәкләре, шулай ук Татарстанның сәнәгать, фәнни, медицина һәм туристлык потенциалы экспозицияләре тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте «Татар-информ».
- Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән, аңа даими катнашучы 11 ил керә. Болар: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусында.