Мәзәкләр: «Бүген психологта булдым. Тормышым турында сөйләдем. Елады... Көчкә туктаттым»
● ● ●
Компьютер уеннары килеп чыккач, ирләргә йортлар төзү күпкә җайланды, агач утыртулар да һәм уллар үстерү дә.
● ● ●
– Бу банкирларны аңламассың!
– Ни өчен?
– Алар башта: «Акча ал!» – дип, ә алгач та: «Акча бир!» – дип шалтырата башлыйлар.
● ● ●
ГАИ хезмәткәренә кыскача кулланма: «Әгәр машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктереп куйган һәм сәгатенә 60 километр тизлекне арттырмыйча барса, светофор каршында сары төскә ашыгып кереп китмәсә, сабырлык белән йөк машинасы артыннан барып, «переход» аша җәяүлеләрне уздырып җибәргән һәм бернинди дә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган икән, аның шпион булуы бик ихтимал».
● ● ●
Вокзалларда вак бәлешләр сатып торучылар үзләрен берничек тә куркыныч астына куймыйлар. Әйтик, бәлешне Красноярскида ашадың, ди, ә эчең Хабаровскида авырта башлый... Нәрсә, кире барып кыйнап кайтасыңмы әллә аны?
● ● ●
– Салым декларациясендә 17 күчмә милек объектын күрсәтмәүне нәрсә белән аңлатыр идегез?
– Тыйнаклык белән.
● ● ●
Тегүче, бик җентекләп, заказ бирүченең материалын үлчи. Тегесе, түземлелеге бетеп:
– Нәрсәгә алай нык тырышасыз, үзегезгә дә калдырырга телисезме?
– Миңа нишләсәм дә җитә, сезгә дә калсын, дип тырышам мин...
● ● ●
– Әти, Адамның тёщасы ни исемле булган?
– Аның тёщасы булмаган, улым... Ул оҗмахта яшәгән.
● ● ●
– Сезне ни өчен утырттылар?
– Күз алдына китерегез әле: бервакыт шунысы ачыкланды, дәүләт нәкъ минеке төсле банкноталар чыгара башлаган икән бит.
● ● ●
Иң шәп саклану – ул үзең һөҗүм итү, шуңа күрә «Аклану» язганчы, «Шикаять» язуың әйбәтрәк.
● ● ●
– Солы боткасыннан да туклыклырак ризык юктыр!
– Син чынлап әйтәсеңме?
– Әлбәттә! Берәү дә өстәп салуны сорамый, бер салып биргәннән соң ук туялар.
● ● ●
– Зәйнәп Хәйрулловна, нигә кирәге бар миңа бу алгебраның, тормышымның кайсы җирендә кулланышы чыгар аның?
– Әй Мәхмүт, 35 яшең тулгач, 6нчы класста укучы балаларың белән дәрес әзерләгәндә исеңә төшерерсең әле мине!
● ● ●
Яткан полицейский» әйбәт тә әйбер инде. Тизлекне дә чикли, өстеннән узу да рәхәт.
● ● ●
Бер хатын өйләнешү конторасында аңа ниндирәк ир кирәклеген аңлата:
– Ул ягымлы булырга тиеш, һәрьяклап кызыксынучан, хайваннар яратучы, төрле кызыклы хәлләр сөйли торган, дөньядагы вакыйгалар белән таныштырып торучы һәм беркайчан да мине бүлдермәүче.
– Нәрсәгә сезгә ир? Телевизор сатып алсагыз, шул җитә.
● ● ●
Бер картлач алтын балык тоткан, һәм ул аңа әйтә:
– Җибәр мине, синең теләсә нинди теләгеңне үтим...
– Советлар Союзы Герое буласым килә!
...Һәм картлач, 2 граната тоткан килеш, 5 танк каршында калган...
● ● ●
Коррупциягә каршы көрәшкә бик яхшы вакытлар җитте: барысы да илдә һәм китәргә урын юк.
● ● ●
– Быел түрәләрнең керемнәре олигархларныкыннан артып киткән.
– Дәүләт хезмәтендә тагын нинди уңышлар бар?
Юкка әйтмәсләр…
Намус чистарак булган саен, аны кыйммәткәрәк сатып була.
Син җиде кат үлчәгәнче, башкалар кисәргә өлгерә.
Мине һәрвакыт акыллы уйлар эзәрлекли. Ләкин мин өлгеррәк...
Бездә намуслы кешеләр изгеләргә караганда сирәгрәк очрый.
Әгәр үз фикерегездә калырга телисез икән, аны эчегездә тотыгыз.
Башыңны горур тотып үрмәләү бик кыен.
Шәраб файдалы – миллионлаган ирләр берьюлы ялгыша алмый бит.
Акча килә дә китә, китә дә китә…
Сүз иярә – сүз
Бөтен кеше дә машинада йөри белә, ләкин барысы да йөртә белми.
Бездә тизлекне бердәнбер чикләүче нәрсә – фаралары белән «күз кысып» каршыга килүче машина.
Әгәр дә сез башкалада «бөке»гә эләккәнсез икән, иң хәерлесе: машинагызны сатып, светофорга якынрак торган автомобиль сатып алу.
Акрынрак барсаң – азрак тиеш булырсың.
Иң шәп йөртүче – син үзең. Калганнары йә башсыз җилкуар, йә ташбака.
«Яткан полицейский» әйбәт тә әйбер инде. Тизлекне дә чикли, өстеннән узу да рәхәт.
Бездәге машина йөртүченең ахмаклык дәрәҗәсе – автомобиленең куәтенә тәңгәл.
«Чаян» журналыннан