Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген өченче каттагы парковкадан төшкән BMW машинасында ике олы кеше һәм бала үлгән

news_top_970_100
Бүген өченче каттагы парковкадан төшкән BMW машинасында ике олы кеше һәм бала үлгән
видеодан скриншот

Краснодар шәһәрендә парковкадан төшеп киткән BMW машинасында 2 олы кеше һәм 1 бала үлгән. Бу турыда Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Фаҗига сәүдә үзәгендәге күпкатлы парковкада бүген 12. 09 сәгатьтә була. Машина өченче каттан урамга, автомобильләр хәрәкәт итә торган юлга килеп төшә.

«Салонда 37 яшьлек йөртүче ир-ат, пассажир хатын-кыз һәм балигъ булмаган яшьтәге малай урында ук һәлак була», – дигәннәр ведомствода.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100