news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген мөселман календаре буенча яңа ел башлана

news_top
Бүген мөселман календаре буенча яңа ел башлана
Фото: © «Татар-информ»

Тиздән – кояш баю белән мөхәррам аена аяк басабыз. Мөхәррам ае – мөселманча яңа ел башлану ул. Димәк, без тормышыбызны яңадан, яңа биттән башлыйбыз, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында.

1447 елга аяк басканда үткән елда кылган гамәлләребезгә күз салу, аларга бәя бирү гадәтен кертсәк иде. Һәрбер кешегә үз-үзенә хисап бирү мөһим, ди ул.

«Тугры хәлиф Гомәр бине Әл-Хаттаб радыяллаһу ганһе: «Сезгә хисап кылынганчы, үз-үзегезгә хисап кылыгыз. Гамәлләрегез үлчәнгәнче, үзегез гамәлләрегезне үлчәгез», – дип әйткән. Шушы айның фазыйләтен һәм аның изге гамәлләрен күрсәтеп, Аллаһының Расүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Рамазаннан соң иң хәерле ураза – Аллаһның ае булган мөхәррам уразасы», – дигән. Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул кылып, безләрдән риза булса иде!» – ди Тимергали хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар