Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген кызларының туган көне булыр иде: биш кешелек гаилә янып үлгән

news_top_970_100
Бүген кызларының туган көне булыр иде: биш кешелек гаилә янып үлгән

Курган өлкәсенең Кетов округы Галай авылында янгында 5 кеше һәлак булган. Курган өлкәсе буенча Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, янгын төзек булмаган мич аркасында чыккан булырга мөмкин. Бу хакта «Область» порталы яза.

«Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитеты криминалистлары һәм тикшерүчеләре фаҗига урынын карый, кешеләрнең үлем сәбәбен ачыклау өчен янгын-техника экспертизасы, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, фаҗига шаһитларыннан сорау алына, шулай ук янгын сәбәпләрен ачыклау өчен башка чаралар уздырыла», – дип хәбәр иткәннәр Курганның Тикшерү комитетында.

Фаҗига урынында 9 янгын сүндерү машинасы һәм 22 коткаручы эшләгән. 1971 елгы ир-ат, 1987 елгы хатын-кыз, шулай ук 2009, 2013, 2015 елгы балаларның мәете табыла.

Янгын буенча җинаять эше ачылган.

Һәлак булган балалар Шмаково авылы мәктәбендә укыган, дип яза URA.RU.

«5 кешелек гаилә. 3 балалары Шмаково мәктәбендә 8нче, 4нче, һәм 1 нче класста укыды. Бөтен мәктәп елый. Зур кызлары бигрәк әйбәт иде. Имин гаилә булып саналдылар, әтиләре бераз эчеп алырга мөмкин иде», – дип сөйләгән округта яшәүче бер кеше.

Янгында һәлак булган кызга 13 февральдә 15 яшь туларга тиеш булган.

Авыл җирлеге башлыгы җирләү чыгымнарын үзенә алган. Авыл Шмаково территориаль бүлегенә карый, аны Сергей Спиридонов җитәкли.

«Шадринлылар, газ һәм электр җиһазларыгызның, мичләрегезнең төзеклеген тикшерергә өндим. Без янгын турында хәбәр итә торган приборлар (извещатель) белән ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Бу җиһазны пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә, авыр хәлдә калган гаиләләргә бушлай урнаштырабыз. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!» – дигән Шадринск башлыгы Антон Мокан.

Гаилә эчке эшләр бүлеге органнарында профилактика учетында тормаган, дип хәбәр итә Курган өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе.

Янгын булган Кетов округы Галай авылына губернаторның социаль сәясәт буенча урынбасары Наталья Кирилова һәм халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Елена Ситникова килгән. Шулай ук фаҗига урынында Кетов округы башлыгы Олег Язовских та эшли.

Янгын буенча ачылган җинаять эшен тикшерүне өлкә прокуратурасы үз контроленә алган.

Шулай ук прокуратура 3 баланың һәлак булуы факты буенча тикшерү дә башлаган. Фаҗига урынына өлкә прокуроры Андрей Иньшаков та килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100