
Бүген, 30 апрельдә, кыска эш көне була, чөнки алда озын яллар һәм бәйрәм көннәр көтелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
30 апрельдә эш көне 1 сәгатьткә кыска була. Бу 1 май – бәйрәм көн алды булу белән бәйле. Шулай ук 4 гыйнвардагы ял көн 2 майга күчерелде.
Киләсе атнада да кыска эш атнасы көтелә. Тик 7 май кыска эш көне булмый, чөнки ул бәйрәм көн алды түгел. Бәйрәм 9 Майда – Җиңү көне була. Ә 8 май – ял көн күчерелгән ял көн. Шуңа күрә 7 май гадәти эш көне була.
Май аенда Татарстанда 5 көнлек эш атнасында эшләүчеләр 13 көн ял итәчәк. Татарстанлыларның беренче озын яллары 4 көн (1-4 май) дәвам итәчәк. Бу – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле, ул 1 майда билгеләп үтелә, шулай ук 4 гыйнвардан 2 майга ял көне күчерелү сәбәпле.
Җиңү көне бәйрәме һәм 23 февральдән 8 майга ял көне күчерелү уңаеннан, ТР халкы 4 көн рәттән (8-11 май) ял итә.
Моннан тыш, 5 көнлек эш атнасында эшләүчеләр өчен 17, 18, 24, 25 һәм 31 май көннәре дә ял көннәре була.