Бүген Күмертау юлында авария: Машина йөртүче һәм салондагы пассажир хатын батып үлә язган
![Бүген Күмертау юлында авария: Машина йөртүче һәм салондагы пассажир хатын батып үлә язган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/19/00879217f74646af3e4d3dfcd625365a.jpeg)
Башкортстанда машина йөртүче һәм салондагы пассажир хатын-кыз авариядән соң батып үлә язган. Авариягә очраган машина буадагы суга төшеп капланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, бүген иртән Күмертау-Ермолаевка автоюлында «Лифан Солано» белән «Тойота РМФ-4» кара-каршы бәрелешә.
Ведомство белешмәсе буенча, «Тойота» белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул Ермолаевкага таба бара. Шул чакта каршы як полосага чыга һәм «Лифан» белән бәрелешә. Аннары «Тойота» буадан елгага төшеп китеп каплана.
«Тойота» йөртүчесе, салондагы 42 яшьлек пассажир хатын-кызны «ашыгыч ярдәм» машинасы хастаханәгә алып китә.
Якынча белешмә буенча, «Тойота» йөртүчесенең хәле киткән, авария шул сәбәпле килеп чыккан булуы ихтимал. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.