Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Кукмарада махсус операциядә һәлак булган өч хәрбине соңгы юлга озатканнар

news_top_970_100
Бүген Кукмарада махсус операциядә һәлак булган өч хәрбине соңгы юлга озатканнар

«Хезмәт даны» газетасы журналисты Эльвира Миңнәхмәтова Починок Кучук, Төркәш авылларында һәм Кукмара шәһәрендә махсус операциядә һәлак булучылар белән хушлашу турында яза.

«Починок Кучуктан Антон Владимирович Николаев (21.05.1989 – 13.04.2024), Төркәштән Тимербай Әмирхан улы Рәкыйпов (12.03.1969 – 23.09.2024), Кукмарадан Айрат Вилсур улы Минһаҗев (04.01.1975 – 24.07.2024) махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар. Геройларны соңгы юлга озатырга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район җитәкчелеге, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килде», – дип яза газета.

«Ата-аналарны тынычландыру өчен сүз табып булмый. Ни генә әйтсәк тә, аларны кайтарып булмый. Әмма алар безнең хәтердә илебезне яклап һәлак булган геройлар булып калачак. Авыр туфраклары җиңел булсын», – дигән район башлыгы Сергей Димитриев.

Тимербай Рәкыйпов

Айрат Минһаҗев

Антон Николаев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100