Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген көндез коточкыч фаҗига: дүрт кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

news_top_970_100
Бүген көндез коточкыч фаҗига: дүрт кеше үлгән, өч кеше имгәнгән
Фото: https://t.me/ugibdd74

Чиләбе өлкәсендә юл һәлакәтендә 4 кеше үлгән, 3 кеше имгәнгән. Бу турыда төбәк буенча Дәүләт авто инспекциясенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 4 июньдә М5 Урал «Мәскәү-Чиләбе» юлында була. Биредә микроавтобус коммуналь техникага бәрелә.

Якынча белешмә буенча, «Toyota Hiace» машинасы белән 1974 елда туган ир-ат идарә итә. Ул, билгесез сәбәпләр аркасында, юл эшләре башкара торган техникага килеп бәрелә.

Авариядә «Тойота» йөртүчесе, аның 3 пассажиры урында ук үлә. Тагын 3 пассажирны хастаханәгә илткәннәр.

Фаҗига 13.17 сәгатьтә була. Мәрхүмнәрнең шәхесе ачыклана, дип хәбәр ителә Чиләбе өлкәсе буенча ДАИ телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100