news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген кичтән Казанда «Буран» планы игълан ителә

news_top

Бүген 18:00 сәгатьтә Татарстан башкаласында «Буран» планы игълан ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш көчле кар яву сәбәпле, план алдагы өч көн дәвамында гамәлдә була. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Өстәмә рәвештә, пик сәгатьләрдә Казан метрополитенының эше көчәйтелә: электропоездлар саны арттырыла.

Казан мэриясе шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны мөмкин кадәр шәхси транспорттан баш тартырга чакыра.

Соңгы 24 сәгать эчендә Татарстан башкаласында коммуналь хезмәтләр 15,5 мең тонна кар чыгарган. Урамнарны чистартуда 964 берәмлек техника (җәлеп ителгән машиналарны да кертеп) һәм 683 юл эшчесе катнаша. 8 кар эретү станциясе тулы куәткә эшли.

Бер тәүлек эчендә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бере яуган. Моңа кадәр синоптиклар Татарстанда алты көн эчендә айлык нормадан да күбрәк кар явачагын кисәткән иде.

Дәүләт автоинспекциясе начар һава шартларында юлга чыкмаска киңәш итә. Шул ук вакытта федераль трассаларда моңа кадәр кертелгән чикләүләр алынды. Алексеевск – Әлмәт түләүле автомобиль юлы да ачык. Казанда һава торышы аркасында туктатылган кайбер автобус маршрутларының хәрәкәте торгызылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар