
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын давыл турында кисәтте.
«14 майда 18 сәгатьтән башлап 15 майда 21 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә һәм Казанда тизлеге секундына 15-20 метр булган көчле җил, яшен көтелә. Җил тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Аерым районнарда боз яву ихтимал. Төнлә көчле яңгыр көтелә», – диелә телеграм-каналда чыккан хәбәрдә.
Көчле җил вакытында нишләргә
Балконнарда, ишегалларында ныгытып беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк.
Биналардан чыкмый торырга, өйдә яки бүлмәләрдә калу киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Урамда булсагыз, җир асты кичүләренә яки подъездларга кереп качыгыз. Йорт диварлары янында яшеренмәгез, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка әйберләр төшәргә мөмкин.
Биналарның чыгып торган урыннарында, реклама такталары янында басып тормау хәерле. Юл билгеләреннән, электр чыбыкларыннан ерактарак торыгыз.
Зур агачлар янында тормагыз, анда машина куймагыз.
Көчле җил вакытында электр чыбыклары астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра, дип кисәтә коткаручылар.