news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Казанда татар теленнән түләүсез дәресләр башлана

news_top

Казан Мэриясе оештыра торган чираттагы бушлай татар теле курсы бүген, 15 июньдә, башлана. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Мәдәния министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр 2 сәгать дәвамында Казан шәһәре Башкарма комитетында шөгыльләнәчәк.

Башлангыч төркемне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, «Казан шәһәренең ел укытучысы -2024» конкурсы призеры, «Иделем Акчарлагы - 2018» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укыта. Дәвам итүчеләр төркеменең остазы - Казан Мэры стипендианты, күптөрле татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.

Татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Программага тел, грамматика һәм сөйләм нигезләре керә.

Быел татар телен өйрәтү буенча 2 курс кыш һәм яз айларында узды. Үткән курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җәйге курста да алдынгы укучылар билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар