news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Казанда Россия – Иран матчыннан соң җанатарлар өчен бушлай махсус автобуслар була

news_top

Бүген Казанда Россия һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчыннан соң җанатарлар өчен бушлай шаттллар эше оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Автобуслар ике юнәлеш буенча хәрәкәт итә. «Җиңү проспекты» метро станциясе ягына таба бара торган автобуслар халыкны Ямашев проспектында (стадион янындагы тукталыш) көтеп торачак. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе ягына таба билгеләнгән шаттлларга Чистай урамы ягыннан утырырга була.

Автобуслар 20:30 сәгатьтә йөри башлый. Аларның билгеләнгән тукталыштан кузгалып китү вакыты шаттлларның халык белән тулуына бәйле булачак. Шулай ук матчка кадәр һәм аннан соң «Ак Барс Арена» стадионы яныннан уза торган автобус һәм трамвай маршрутлары эше көчәйтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар