news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшли

news_top

Бүген Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар бушлай эшли. Бу шәһәрдә Россия көнен бәйрәм итү чаралары белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Россия көнендә шәһәрнең кайбер үзәк урамнарында, шул исәптән Батурин, Зур Кызыл һәм Сибгат Хәким урамнарында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә әлеге хезмәттән файдаланган өчен 8:00–19:00 вакыт аралыгында түләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар