news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Казанда «Барысы да егетләр өчен!» хәйрия концерты була

news_top

21 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Барысы да егетләр өчен!» хәйрия концерты була. Бер сәхнәдә татар эстрадасының танылган артистлары һәм волонтерлар чыгыш ясап, Татарстан хәрбиләренә ярдәм күрсәтәчәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Билетлар сатудан кергән барлык акча «Помощь СВОим Татарстан» төбәк волонтерлар төркеменә тапшырылачак. Әлеге акчаларга кирәкле җиһазлар, экипировка һәм дарулар сатып алалар.

Концертны оештыручыларның берсе — «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк тарафдарлары советы әгъзасы, «Помощь СВОим Татарстан» хәрәкәте җитәкчесе Мәүлия Сәлахова. Аның ире махсус хәрби операциядә катнаша. Концертта Сәлахова оештыручы буларак кына түгел, ә сәхнәдә дә чыгыш ясаячак. Аның белән бергә волонтерлар төркеме әгъзасы Гөлшат Идрисова да җырлаячак.

Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Рәсим Низамов, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рөстәм Закиров, «Фәрида-Алсу» дуэты, Ләйсән Мәхмүтова, Рөстәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Нәбиуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айзат Мардан һәм Марина Карпова чыгышлары көтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар