Казанда бүген иртән трамвай яну очрагы турында «Метроэлектротранс» аңлатма бирде. Муниципаль предприятие мәгълүматларына караганда, вакыйга Габдулла Тукай урамы 31нче йорт каршында булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«1нче маршрут буенча йөрүче трамвай вагонының арбасында кыска ялганыш булган, бу кыска вакытлы януга һәм төтен чыгуга китергән. Йөртүче трамвайны туктаткан, пассажирлар вагоннан үзләре чыккан, аннан соң йөртүче янгынны сүндерә башлаган», – диелә хәбәрдә.
Урынга янгын сүндерүчеләр килгән һәм утны сүндергән. Вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Трамвайлар хәрәкәте торгызылган. Якынча белешмә буенча, янгын контакт челтәре тузу сәбәпле килеп чыккан, нәтиҗәдә пантограф сынган.