news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Казан урамнарын су басты, светофорлар эшләми

news_top

Көчле яңгырдан соң, Казан урамнарын су басты. Әлег кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, Дементьев урамында су шулкадәр күтәрелгән, хәтта автобус салонына кадәр кергән.

Һава торышы начар булу сәбәпле, берничә урамда светофорлар эшләми. Казанның Транспорт буенча комитеты автомобилчеләрне һәм җәяүлеләрне шул хакта кисәтте.

Бу – Четаев урамы, 25, ТАССРның 100 еллыгы чаты (травмай юллары киселешендә), Сибгат Хәким – Нигъмәтуллин урамнары чаты, Декабристов – Лушников урамнары чаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар