Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Казан-Оренбург юлында авариядә ике кеше янып үлгән – видео

news_top_970_100
Бүген Казан-Оренбург юлында авариядә ике кеше янып үлгән – видео
Фото: видеодан скриншот

Бүген кичке 5ләр тирәсендә Казан-Оренбург юлының 222нче километрында юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Әлмәт районында Кузайкино авылы янында «УАЗ» һәм «Mercedes» кара-каршы бәрелешә. «УАЗ» машинасында газ баллоны шартлый, һәм машиналарга ут каба.

«УАЗ» салонында 2 кеше ут эчендә һәлак була, диелә хәбәрдә.

«УАЗ»-буханка эчендәге 1 кеше очып чыгып китә, ул имгәнә. «Mercedes» йөртүчесе исән, ул да имгәнгән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, бу урында хәрәкәт тукталган. Навигаторлар юлда 7,5 км бөке хасил булуын күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100