
Бүген Казанда яңа процедура буенча мэр сайлаячаклар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
5 нче чакырылыш Казан шәһәр думасының 1 нче сессиясендә шәһәр башлыгы сайлана. Беренче тапкыр кандидатларны комиссия сайлап алды, ә кимендә 2 претенденттан торган соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
Шул ук вакытта Казан шәһәр думасы сессиясендә даими комиссияләр составы формалаштырылды, муниципалитет башлыгы урынбасарлары сайланды һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде, диелә хәбәрдә.