Бүген «Казан» гаилә үзәге территориясендә гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе узачак. Бу мәйданчыкка Татарстан башкаласының 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы 8 меңнән артык укучы җыелачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, тантаналы программа 16:00 сәгатьтә башлана. Кичәне «Минем юлым – минем Казаным» дигән видеопролог ача, диелә хәбәрдә.