14 һәм 15 октябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә саф һавада кинолар күрсәтелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Чәршәмбе, 14 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә тамашачыларга «Исәнмесез» фильмы тәкъдим ителә. Пәнҗешәмбе, 15 октябрь көнне, башкала халкы 17:00 сәгатьтә «Минем бабам» фильмын карый ала.
Кинолар Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенча күрсәтелә, дип хәбәр итә Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе. Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.