news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген иртән трамвайлар белән авариядә 100ләп кеше имгәнгән, һәлак булучылар бар

news_top
Бүген иртән трамвайлар белән авариядә 100ләп кеше имгәнгән, һәлак булучылар бар
Фото: https://kuzbass.sledcom.ru

Бүген иртән Кемеровда трамвайлар белән авариядә 100 дән артык кеше имгәнгән, 3 кеше авыр хәлдә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«101 кеше имгәнде, берсе һәлак булды. Зыян күрүчеләр арасында 7 бала бар», – дигән канал чыганагы.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, Логовое шоссесында авышлыктан төшеп килгәндә, бер трамвай идарәсен югалта. Хәрәкәт иткән чакта аның пассажирлары егылып төшә, юлдагы машиналар астына эләгәләр. Аннары бу трамвай менеп килә торган юлда туктап торган башка травмайга бәрелеп туктый.

Җинаять эше ачылган.

Трамвай белән 23 яшьлек кыз идарә иткән. Ул авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар