Көчле яңгыр сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.
Бүген көндез һәм кич белән республикада яшен, яңгыр һәм боз яву көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.