9 июль иртәсендә Һиндстанның Гуджарат штатында 900 метрлы автомобиль күперенең бер өлеше җимерелеп төшкән. Гадәттән тыш хәл аркасында кимендә 5 машина елгага төшеп киткән. Әлеге сәгатькә 9 кешенең һәлак булуы билгеле. Бу хакта «Российская газета» яза.
«India Today» басмасы хәбәр иткәнчә, сүз 1985 елда кулланышка тапшырылган Гамбхир күпере турында бара. Соңгы елларда шул тирәдә яшәүче халык күпер торышына карата шикаятьләр белдерсә дә, күпердә хәрәкәт туктатылмаган. Бары тик 3 ай элек хакимият искергән күпер урынына яңа күпер төзү өчен подрядчы сайлау һәм проектлау процессын башлау карарын кабул иткән.
Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди фаҗига белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашкан һәм барлык зыян күрүчеләргә акчалата компенсация түләргә кушкан.
Һиндстан хакимияте хәбәр иткәнчә, күпер җимерелү сәбәпләрен тикшерү инде башланган, диелә хәбәрдә.